

Башкортстанның ун халык-художество остасы Пермь шәһәрендә үткән “Яңа ел бүләкләре ярминкәсендә” үзләренең уникаль кул эшләрен тәкъдим иткән. Бу күргәзмәдә катнашырга РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты ярдәм иткән.
Башкортстан осталарының кул эшләре күргәзмәдә зур популярлык яулаган: ярминкәгә килүчеләр милли бизәнгечләр, шәл, курчаклар, агачтан эшләнгән төрле этнодизайнлы сувенирлар сатып алганнар.
Делегация составында шәхси эшкуарлар Алексей Филиппов, Марианна Татаринова, Александр Колпаков, Анна Яхина, Михаил Юшков, Арслан Бикбаев, Ралиф Ситдиков, Әльфинур Зяляева, Алсу Әбсәлямова һәм «Ателье «Салават» җаваплылыгы чикләнгән оешма барган.. 2021 ел нәтиҗәләре буенча, республикада 40 эшкуарның Русиядә һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашуга чыккан чыгымнарын милли проект кысаларында компенсацияләгәннәр.
Чыганак: Госкомитет по предпринимательству Башкортостана.
#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин