

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек маклау” милли проектына ярашлы, медицина бинасын төзүгә 400 миллион сум акча бүленгән.
Чакмагышка эш сәфәре белән баргач, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров яңа поликлиникага барды һәм төзелеш эшләре белән танышты. Яңа бинага лифт һәм инвалидларны алып менгеч куйганнар. Башлык табибларның кабинетларын, операция блогын, рентген бүлеген караган. Монда клиник-диагностик лаборатория, эндоскопия бүлеге, хатын-кызлар консультациясе, балалар бүлеге юулачак. Ачылганнан соң яңа поликлиника балаларны да, олыларны да хезмәтләндерәчәк. Бер сменада поликлиника 250 кешене кабул итә ала. Халыкка амбулатор ярдәмне табиблар илле ел элек төзелгән бинада күрсәтә.
Чакмагыш район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алина Латыйпова әйтүенчә, бу бөтен район кешеләренең көтеп алган объекты. Алар яңа поликлиниканы 1999 елдан бирле көткәннәр. Яңа заманча медицина җиһазлары хезмәтләндерүнең сыйфатын күтәрәчәк. Әйтик, иске рентген-аппаратлары 2007 елгы булган. Хәзер кайтарылган яңа цифрлы видеогастроскоп, видеоколоноскоп авыруны башлангыч стадиясендә ачыкларга ярдәм итәчәк. Поликлиниканы төзү былтыргы елның март аенда башланган. 2022 елның мартында беренче пациентларны кабул итә алачаклар.
Яңа поликлиника ачылганнан соң стационарны модернизацияләү турында уйлый башлаячаклар.
“Сәламәтлек саклауның беренче звеносын модернизацияләү” төбәк программасы кысаларында Бөре шәһәрендә бер сменада 200 бала кабул итә алырлык балалар поликлиникасы һәм 400 кешелек олылар поликлиникасы, Туймазы районының Иске Туймазы һәм Илеш районының Дөмәй авылларында табиб амбулаторияләрен кулланышка тапшыру планлаштырыла. Шулай ук өстәмә 73 модуль фельдшер-акушер пунктларын монтажлаячаклар.
Чыганак: mgazeta.com
#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин