

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында Кыйгы районының Ибрай авылы мәдәнияте йорты реконструкцияләнә.
Бина 1981 елда төзелгән булган һәм шуннан бирле капиталь ремонт күрмәгән.
22 декабрь көнне республика мәдәнияте министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова Кыйгы районына эш сәфәре белән килгәч Ибрай авылында булып, ремонт ясалачак бина белән танышты.
Ремонт эшләре 2022 елга планлаштырылган. Реновация кысаларында булган бинаны яңарту һәм аның янындагы территорияне төзекләндерү карала. Тиздән авыл мәдәният йорты яңа сулыш алып, яңача яши башлаячак.
Чыганак: Администрация Кигинского района
#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин