

Укучылар спортта чыныгып үсә. Яшьләр арасында көрәш буенча чемпионат үтте. “Спорт — тормыш нормасы”. Бу проект безнең көндәлек тормышка кертелде. Аның кысаларында Чакмагыш районында көрәш буенча чемпионат үтте. Спорт мәктәбенә Рапат, Яңа Балтач, Тайняш, Иске Бәшир, Чакмагыш1нче урта мәктәбе һәм Чакмагыш гимназиясеннән 48 яшь спортчы җыелды. Яшь көрәшчеләрнең күбесе өчен чемпионат агымдагы елда беренче булды, чөнки пандемия белән бәйле рәвештә алар ярышларга чыга алмаган иде. Яшь спортчылар 16 үлчәү категориясендә көч сынашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билбау көрәше буенча республика турнирларында район данын яклаячак. Бу чаралар В. Путинның май указлары нигезендә, "Демография" проекты. кысаларында уза.