Милли проектлар
26 декабрь 2021, 16:06

Кар бөртекләре ясыйлар

Аңа да осталык кирәк.  

Кар бөртекләре ясыйларКар бөртекләре ясыйлар
Кар бөртекләре ясыйлар

Аңа да осталык кирәк.

 

Яңа ел җитүгә балалар булган йортларның һәм мәктәп, клуб тәрәзәләрендә төрле формада кар бөртекләре пәйда була. Аларны кәгазьдән ясыйлар. Ничә буын дәвам итә икән бу кызык шөгыль?

“Мәдәният” («Культура”) проекты кысаларында Чакмагыш районы Сыйрышбаш авыл мәдәният йортында “Яшь осталар” түгәрәгендә шул кар бөртекләрен ничек матуррак итеп ясап була дип, осталык сәгате оештырганнар.

Анда катнашучылар ак кәгазьдән зур итеп кар бөртекләре ясаган.

«Балалар кәгазь белән ихлас эшли. Ул уңайлы материал. Бу шөгыль характер формалашуда, вак моториканы үстерүдә, сабырлыкка өйрәтә”, – ди Сыйрышбаш авыл мәдәният йортының художество җитәкчесе Светлана Локманова.

 

 

 

Кар бөртекләре ясыйлар
Кар бөртекләре ясыйлар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас