Милли проектлар
24 декабрь 2021, 05:07

Наталья ПОЛЯНСКАЯ, БР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры::

"Кичә, ягъни 23 декабрьдә, ил Президенты Владимир Путин Мәскәүнең Үзәк күргәзмә залында зур матбугат конференциясен үткәрде. Матбугат конференциясендә Владимир Владимирович Путинга күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирүгә кагылышлы мөһим сорау яңгырады.

Наталья ПОЛЯНСКАЯ, БР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры::Наталья ПОЛЯНСКАЯ, БР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры::
Наталья ПОЛЯНСКАЯ, БР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры::

2012 елдан алып Башкортстан Республикасында күп балалы гаиләләргә 45 722 җир участоклары бирелде. Бу мәсәлә безнең каршыда һәр көнне тора. Тагын бер юнәлешкә игътибар иттеләр һәм бу бик вакытлы һәм әһәмиятле дә - ул күп балалы гаиләләргә бирелүче җир участокларының инфраструктура белән тәэмин ителеше. Без әлеге чара күп балалы гаиләләргә җир участоклары биреп һәм инфраструктура белән тәэмин итеп, аларның проблемалар чишү генә түгел, ә яңа яшәү урынына тизрәк күчү, аларның торак шартларын яхшыртырга мөмкинлеген дә бирәчәк дип саныйбыз. Программаның максаты шуңа юнәлтелгән дә.
Хәзер без Русия Федерациясе Төзелеш министрлыгыннан регламентлар көтәбез һәм мотлак рәвештә ифраструктура белән тәэмин итү программаларында катнашачакбыз".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас