

Балалар поликлиникасы бинасын 2022 елда сафка тапшыру планлаштырыла, дип хәбәр итәләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Хөкүмәт карары белән яңа объект төзелешенә 440 миллион сум акча бүленгән, шуларның 372 миллионы – федераль бюджеттан.
–Сменасына 300 кешене кабул итүгә тәгаенләнгән балалар поликлиникасын кулланылышка тапшыру Баймак һәм Баймак районы балаларына күрсәтелгән медицина ярдәме сыйфатын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Безнең өчен бу бик кирәкле һәм мөһим объект, – диде Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев.
Поликлиника төзелеше Владимир Путин булдырган “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында медицинаның беренчел звеносын модернизацияләү программасына ярашлы башкарыла.
Чыганак: bash.news