Милли проектлар
20 декабрь 2021, 06:28

Тамашачыларны сөендерер өчен!

   2021 елда Дәүләкән районында Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында район Мәдәният йортының матди-техник базасын ныгыту буенча зур эшләр башкарылган.

Тамашачыларны сөендерер өчен!Тамашачыларны сөендерер өчен!
Тамашачыларны сөендерер өчен!

   2021 елда Дәүләкән районында Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында район Мәдәният йортының матди-техник базасын ныгыту буенча зур эшләр башкарылган.

   Бу максатка федераль, республика һәм урындагы казнадан биш миллион сумнан артык акча тотылган, нәтиҗәдә, күп кенә коллективлар яңа сәхнә костюмнарына ия булган. “Әхирәтләр”, “Дим”, Ак калфак” фольклор ансамбльләре, “Демушка” рус җырлары халык хоры, “Акчарлак” вокаль ансамбле артистлары яңа костюмнарга сөенеп бетә алмый.

   -Артист өчен аның тышкы кыяфәте бик мөһим, чөнки сәхнә образы – ул тамашачыга сәнгатьле тәэсир итүнең бер юлы,- ди бу уңайдан дәүләкәнлеләр.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас