

Илеш районында быел гомум суммасы 10 миллион сумга баскан өч фельдшер -акушерлык пункты урнаштырылды.
ФАПлар “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында сафка кертелде. Аю, Марино һәм Югары Юлдаш авылларында ачылачак пунктларны ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәкле булган барлык җиһазлар һәм медикаментлар белән тәэмин итәчәкләр. Медицина ярдәме алырга килүчеләр өчен дә, анда эшләүчеләр өчен дә барлык уңайлы шартлар булдырылачак.
Исегезгә төшерәбез: “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында 2019-2020 елларда Башкортстанга 139 яңа ФАП, 4 авыл табиблык амбулаториясе һәм 28 күчмә медицина комплексы кайтарылган.
Фото: Башинформ.