Милли проектлар
19 декабрь 2021, 05:55

Алар игътибар үзәгендә булды

Кәсепчеләр һәм осталар Башкортстанны «Ладья. Зимняя сказка - 2021» бөтенрусия күргәзмәсендә тәкъдим итте.

Алар игътибар үзәгендә булдыАлар игътибар үзәгендә булды
Алар игътибар үзәгендә булды

Кәсепчеләр һәм осталар Башкортстанны «Ладья. Зимняя сказка - 2021» бөтенрусия күргәзмәсендә тәкъдим итте.

Башкортстанның күмәк экспозициясе Мәскәүдә узучы «Ладья. Зимняя сказка - 2021» юбилей күргәзмә-ярминкәсендә иң чагуларның берсе булды. Кәсепчелек һәм халык сәнгать һөнәрләре предприятиеләре әлеге чарада республикада уңышлы тормышка ашырылучы “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына булышлык итү” милли проекты кысаларында катнашты.

– Башкортстан осталарының эксклюзив эшләре хендмей яратучыларның игътибарын һәрвакыт үзенә җәлеп итә. Быел күргәзмәдә 20 оста һәм кәсепченең эше күрсәтелде. Аларның күбесе ил күләмендәге чарада беренче тапкыр катнаша, – ди эшкуарлык буенча БР дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.

Делегациягә «Уральское горно-геологическое агентство» җәмгыяте, «Девятов и Ко» остаханәсе, “Салават” ательесы, Ирина Бойкова, Любовь Алексеева, Дмитрий Семенцов, Арслан Бикбаев, Ильгиз Вәлиев, Алсу Әбсәлямова, Елизавета Тихонова, Зөлфия Краснова, Марианна Татаринова, Анна Яхина, Владимир Мясников, Олеся Газизова, Алексей Филиппов, Элеонора Саунина, Светлана Куликова, Марат Салихов и Гөлнара Нафиковалар кергән.

Төбәк стендында агач, кремика, пластик, кәгазь, таштан эшләнмәләр тәкъдим ителгән. Осталар күргәзмә кунакларын шулай ук бал һәм шәл кебек билгеле милли брендлар белән таныштыра.  
–Күргәзмәләрдә катнашу – ул эшлекле бәйләнешләр булдыру, кәсепчелек эшендә яңа юнәлешләр, тенденцияләр хакында белү өчен бик яхшы мөмкинлек, – ди халык сәнгате һөнәрләре үзәге җитәкчесе Татьяна Сайгина.
«Ладья. Зимняя сказка - 2021»  күргәзмәсе 15 ел элек башланып киткән иде. Бүген ул Русиядә халык сәнгать кәсепләрен тәкъдим итүче иң зур чараларның берсе булып тора. Быел анда илнең 72 төбәгеннән җыелган меңгә якын оешма катнашты.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас