

Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясе укучысы Ирина Елисова җиңел атлетика буенча Башкортостан Республикасы кышкы Кубогының беренче турында 1 урын яулады.
Бәйге 16 декабрьдә Нефтекама шәһәрендә "Демография" милли проектының "Спорт - тормыш нормасы" федераль проекты кысаларында узды. Иринаның укытучы-тренеры - Дүртөйле шәһәре балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Шамил Җиһаншин.
Ярышның икенче катнашучысы, Дүртөйле шәһәренең өченче гимназиясе укучысы Артур Кәлимуллин дүртенче булды. Аның белән балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбенең укытучы-тренеры Алексей Киликаев шөгыльләнә.
“Нефтекама шәһәренең "Торпедо" манежында мин 1500 метрга йөгердем һәм 5.07 вакыты белән беренче урын алдым. Ярышларның күптән булганы юк иде, әмма моңа карамастан, барлык катнашучылар да яхшы әзерләнгән иде. Минем категориядә көндәшләрем сигез кеше булды. Алар арасында Нефтекамадан көчле кыз бар иде. Көчергәнешле бәйгедән соң мин җиңү яуладым", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Назар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясе укучысы Ирина Елисова.