Милли проектлар
17 декабрь 2021, 04:41

Заманча уку йорты булды

Бәләбәй районынының Приютово поселогында яңартылган сәнгать мәктәбен ачу тантанасы булды.

Заманча уку йорты булдыЗаманча уку йорты булды
Заманча уку йорты булды

15 декабрьдә Бәләбәй районынының Приютово поселогында яңартылган сәнгать мәктәбен ачу тантанасы булды.

Ил президенты Владимир Путинның май указына ярашлы «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә Бәләбәй районында 2 санлы балалар сәнгать мәктәбе заманча уку йорты булды.

Мәктәп бинасын яңарту һәм капиталь ремонтлау өчен федераль, республика һәм җирле бюджетлардан 38 миллион 923 мең сум акча бүлеп бирелде.

Проектны тормышка ашыру барышында 7 ай дәвамында бинаның фасады тулысынча яңартылды, барлык пыяла пакетлар алмаштырылды, түбә, эчке электр үткәргеч һәм яктырту системасы реконструкцияләнде. Шулай ук су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын, җылылык системаларын яңарту буенча эчке эшләр тулы күләмдә башкарылган, барлык уку кабинетлары һәм мәктәп бүлмәләре, шул исәптән диварларны, идәннәрне эчке бизәү, саклау видеокүзәтү системасын урнаштыру эшләре башкарылган. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас