

Владимир Путинның май указы белән расланган «Мәдәни мохит» милли проекты кысаларында Тәтешле районы китапханәсендә актив укучыларыбыз һәм якташларыбызның юбилей даталарына багышланган төрле чаралар үткәрелә.
Үзәк китапханәдә якташ язучы, тарихчы Вадим Гадият улы Шәйхлисламовның 70 еллыгына багышланган " Тынгысыз җан" дип исемләнгән кичә узды. Укучылар һәм чараның кунаклары танылган якташыбыз Вадим Гадият улын көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Очрашуда дуслар, аның укучылары, хезмәттәшләре җыелды. Очрашу кысаларында Шәйхлисламовның «Тынгысыз балачак», «Диңгез рухы» һәм «Кеше һәм аның эше» дигән китаплары тәкъдим ителде.Чарада катнашучылар язучының үз китаплары, киләчәктә иҗат планнары белән кызыксындылар. Вадим Гадиятович бик теләп сорауларга җавап бирде.
Кичә үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләгән презентация белән үрелеп барды.