

Хәйбулла районының Федоровка авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлаган.
Яңа ФАП 500 кешегә исәпләнгән, ул авыл халкына хезмәт күрсәтәчәк. Чиратта - Акназар һәм Маканда модульле ФАПларны төзекләндерү. Әлеге өч ФАПның һәрберсенең бәясе 3,2 млн. сум тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, ил башлыгы Владимир Путинның май указы буенча барлыкка килгән «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында 2019-2020 елларда республика139 яңа фельдшер-акушерлык пункты, дүрт авыл табиб амбулаториясе, 28 күчмә медицина комплексы алды. Быел Башкортстанның сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 73 модульле ФАП төзелә. Бу максатларга федераль бюджеттан 270 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.