Милли проектлар
16 декабрь 2021, 05:27

Синең сәламәтлегең – синең кулларда

“Без СПИД булган дөньяда яшибез”. Бу чара балаларга ВИЧ-инфекция турында күп мәгълүмат бирде.

Синең сәламәтлегең – синең куллардаСинең сәламәтлегең – синең кулларда
Синең сәламәтлегең – синең кулларда

РФ Президентының май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында балалар модель китапханәләрендә өлкән сыйныфларда укыган укучылар өчен күп чаралар үткәрелә. СПИД белән бөтендөнья көрәшү көнендә “Пушкин картасы” программасы буенча балалар чарага җыелды. Бу көнне укучылар өчен “Без СПИД булган дөньяда яшибез” исемле китап күргәзмәсе оештырылган иде. Бу китаплар ВИЧ-инфекциясе турында мәгълүмат, аны ничек белеп була, ул каян килеп чыккан, аңардан ничек сакланырга һәм башка сорауларга җавап бирә иде.

“Мин яратам сине, тормыш!” исемле чарага Тәтешле районы үзәк хастаханәсеннән табиб-инфекцонист Елена Витальевна Солтанова килде. Табиб ВИЧ-инфекция турында аңлатып сөйләде. Чара слайд-шоу белән бергә барды. Анда статистика белән танышырга мөмкин булды.

Балалар модель китапханәсенең китапханәчесе Ләйсән Дмитриева бу чараның балаларга файдалы булуын асссызыклап үтте.

Чыганак: Администрация муниципального района Татышлинский район Республики Башкортостан.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас