

РФ Президентының май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проекты кысаларында “Олы буын” вәкилләре федераль проектына ярашлы шушы көннәрдә Николо-Березовка авылында “Прикамье” физкультура-сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар арасында йөзү буенча ярышлар оештырдылар.
Чара Башкортстан Республикасындагы Сәламәтлек һәм актив озак яшәү елына багышланган иде.
Чараны ярышларның баш судьясы Вера Исмәгыйлева ачты. Ветераннар советы рәисе Ольга Степкина ветераннарга спорт чараларында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
Хатын-кызлар арасында беренче урынны Арлан авыл биләмәсеннән Кузьмина Марина яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Николо-Березовкадан Армянинова Әлфирә һәм Саузбаш авыл биләмәсеннән Хуҗина Әлфирә бүлештеләр.
Ир-атлар арасында исә призлы урыннарны Арлан авыл биләмәсеннән Иванов Евгений, Шушнур авыл биләмәсеннән Разетдинов Артур һәм Николо-Березовка авылыннан Шляев Андрей бүлештеләр.
Җиңүчеләрне медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Чыганак: Администрация муниципального района Краснокамский район Республики Башкортостан