Милли проектлар
16 декабрь 2021, 05:30

Алар үз эшенең чын остасы булырга тиеш

Булачак комбайнчылар өчен заманча җиһазлар китерелә.

Алар үз эшенең чын остасы булырга тиешАлар үз эшенең чын остасы булырга тиеш
Алар үз эшенең чын остасы булырга тиеш

РФ Президентының май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында Дуван күппрофильле колледжында матди-техник база яңартыла: авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү буенча остаханәгә яңа заманча җиһазлар китерелә.

Дуван районы хакимиятендә әйтүләренчә, уку бинасында декабрь башында Forward компаниясеннән АКРОС комбайны трнежерын гамәлгә куйганнар. Белгечләр заманча югары технологияле авыл хуҗалыгы техникасы югары әзерлекне таләп итә диләр. Тренажер мондый заманча техникада эшли белүче квалификацияле кадрлар әзерләргә ярдәм итә.

2021 елда Дуван күппрофильле колледжы федераль казнадан матди-техник базаны модернизацияләргә грант алды. Бу чаралар “Мәгариф” милли проектының “Яшь профессионаллар” федераль проекты кысаларында башкарыла.

Чыганак: mgazeta.com  

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас