

Җиде миллион сум җитми калган.
8 сентябрьдә Радий Хәбиров белән туры элемтә вакытында клуб мөдире Инна Никифорова бу проблеманы күтәргән иде. Төбәк башлыгы бу мәдәният учреждениесенә 7 млн сум юнәлтергә кушты. Бишбүләк районының Сидәкбаш авылы мәдәният йортын төзекләндерү эшен төгәлләү өчен нәкъ шул сумма акча юнәлтелә.
Кичә Бишбүләк районына эш сәфәре белән барганда Радий Хәбиров Сидәкбаш авыл мәдәният йортында булды. Биредә район һәм авылны матур яктан күрсәтүче күп чаралар уза. Авыл мәдәният йортында 16 үзешчән иҗат коллективы шөгыльләнә. Аның берсе – Инна Никифорова җитәкчелегендәге, 2018 елда халык театры исемен алган, «Санлах» («Чагылыш») драма театры коллективы.
Бу авыл клубы 1994 елда төзелгән, әмма бер кат та төзекләндерелмәгән булган. Быел капиталь ремонт өчен 3,5 млн сум бүленгән иде. Шул акчаларга түбәсен япканнар, җылыту системасын төзекләндергәннәр һәм тәрәзәләрне өлешчә алыштырганнар.
Башкортстан Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова бу акчаларга бинаның алгы ягын һәм эчке диварларын тәртипкә китерәчәкләре турында сөйләде. Ә 2023 елда “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында аның матди-техник базасын ныгыту планлаштырыла.
– 2023 елны көтеп торырга кирәкми. Тиешле документларны әзерләгез, акча бүләбез. Иҗади авыл халкы өчен бөтен шартлар да тудырылырга тиеш. Сәләтле кешеләргә без һәрвакыт ярдәм итәчәкбез, – диде Радий Фәрит улы.
Төбәк җитәкчесе үзешчәнлекне үстерү шартлары белән танышты, китапханә һәм тамашачы залын карады. Иҗади коллективларның репетициясендә дә булды.
Сидәкбаш клубында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров биредә шөгыльләнүчеләр һәм авыл кешеләре белән дә аралашты. Биредә 500дән артык кеше яши.