Милли проектлар
15 декабрь 2021, 03:34

Дәүләкән районында яңа ФАП

Проект җәелдерелә.

Дәүләкән районында яңа ФАПДәүләкән районында яңа ФАП
Дәүләкән районында яңа ФАП

 

Проект җәелдерелә.


Республика халкына сыйфатлы, заманча һәм һәркемгә уңайлы медицина ярдәме күрсәтү өчен күп эшләнә. Беренчел медицина ярдәмен күрсәтү пунктлары В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Фельдшер- акушер пунктларын төзү һәм модернизацияләү ("Развитие первичной медико-санитарной помощи») федераль проекты кысаларында эшләнә. Ул "Сәламәтлек" гомумдәүләт проектына карый.
Дәүләкән районында бу проект кысаларында берничә авылда яңа ФАПлар барлыкка килде.
Тиздән шундый ук учреждение Рассвет авылында да барлыкка киләчәк. Шушы көннәрдә булачак ФАПка нигез салынды. Проект буенча кыш көне дә аны төзеп була.
Чиратта эш – инженер челтәрләренә тоташтыру. Пациентларны яңа 2022 елда кабул итә башларга ниятлиләр.
Авыл хакимияте башлыгы Дмитрий Карпов белдерүенчә, авылда өч йөздән артык кеше яши. Иске бинада сыйфатлы ярдәм өчен шартлар юк икән.
ФАПлар районның башка авылларында да кирәк булачак әле.

Дәүләкән районында яңа ФАП
Дәүләкән районында яңа ФАП
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас