Милли проектлар
14 декабрь 2021, 01:06

Яңа ФАП лар төзелә

Аскын районының Мута-Елга авылы кешеләре өчен заманча ФАП ачылачак.

Яңа ФАП лар төзеләЯңа ФАП лар төзелә
Яңа ФАП лар төзелә

Аскын районында, "Сәламәтлек" милли проекты кысаларында, яңа фельдшер-акушерлар пункты урнаштырылачак. Төзелеш өчен корылмалар китерелгән һәм аны урнаштыру эшләре башланган. ФАП мәйданы 63 квадрат  метр тәшкил итәчәк. Бина вестибюльдән, көтү һәм кабул итү, дәвалау бүлмәләреннән, шулай ук дарулар саклау һәм хезмәткәрләр бүлмәсеннән торачак. Керү урыны хәрәкәте чикләнгән кешеләр өчен пандус белән җиһазландырылачак. Бина металл структурасына тоташтырылган сандвич панельләрдән ясалачак. Анда җылыту һәм җилләтү, су белән тәэмин итү һәм канализация, яктырту һәм электр челтәрләре, шулай ук ​​янгын һәм сак сигнализацияләре булачак.

Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов белдерүенчә "Сәламәтлек саклау" милли проектын тормышка ашыру кысаларында киләсе елда Иске Казанчы авылында авыл медицина амбулаториясе һәм Яңа Казанчы авылында модульле ФАП төзү планлаштырыла.

ФАП ачу бик мөһим вакыйга, чөнки биредә яшәүчеләрнең күбесе өлкән кешеләр. Мондый пунктлар ачылганнан соң, авыл кешеләренә төбәк үзәгенә барырга туры килмәячәк, алар үзәк дәваханәгә кадәр үк беренчел медицина ярдәмен алачаклар.

Чыганак: gtrk.tv

Фото: gtrk.tv

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас