+17 °С
Болытлы
Башкортстанның юл хуҗалыгы идарәсе Иглиннән Кальтовка поселогы ягына табан юлны реконструкцияләү эшен төгәлләде.
Бу юлның озынлыгы 7,5 чакрым тәшкил итә. Районда юл реконструкцияләү эшләре “Хәвефсез һәм сыйфатлы автоюллар” милли проекты кысаларында алып барылган.
Әйткәндәй, әлеге юлларны тәртипкә китерү кирәклеге уңаеннан Республика белән идарә итү үзәгенә мөрәҗәгатьләр шактый килгән булган. Ниһаять, 2021 елның ноябрь аенда юл куллануга тапшырылган.
Фото: api.rbsmi.ru