Милли проектлар
9 декабрь 2021, 04:56

Булдырдың, Эльза!

   Дүртөйленең Мәскәү авылыннан  укытучылар династиясе төбәкара конкурста җиңү яулады.

Булдырдың, Эльза!Булдырдың, Эльза!
Булдырдың, Эльза!

   Дүртөйленең Мәскәү авылыннан  укытучылар династиясе төбәкара конкурста җиңү яулады.

   Уфада “Иң яхшы укытучылар династиясе – 2021” дип аталган конкурс узды. Ул Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында үтте.

   Дүртөйленең Мәскәү авылы мәктәбенең директор урынбасары Эльза Мөхәммәтҗанова конкурста катнашып, “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә икенче урынны яулады. Алар, ике туган тиешле сеңлесе белән, Әминев-Мөхәммәтҗановларның укытучылар династиясе данын яклап чыгыш ясадылар.

   Башкорт дәүләт педагогия университеты бинасында узган чарага 123 гариза кабул бирелгән булган. Соңгы турга Русиянең төрле төбәкләреннән 17 делегация кабул ителгән. Конкурста катнашучылар чара барышында иҗади формада үзләренең династиясенең тарихы белән таныштырды һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас