Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 декабрь 2021, 12:39

Балаларга автобус кайтты

Башкортстан республикасы белән идарә итү үзәгендә мәктәп автобуслары турында сүз барды.

Балаларга автобус кайтты
Балаларга автобус кайтты

Башкортстан республикасы белән идарә итү үзәгендә мәктәп автобуслары турында сүз барды.

   Мәсәлән, Благовещенск шәһәренең Северный микрорайоны – яңалардан исәпләнә. Әлегә биредә мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Шуңа күрә әти-әниләрнең балаларын мәктәпкә алып бару яки кайтуы турында борчылулары аңлашыла да. Үзәк белдерүенчә, биредә хәл итәсе мәсьәлә җитди булган.

   Ниһаять, 2021 елның язында Благовещенск районы хакимияте Мәгариф министрлыгына автобус алу өчен тиешле хат җибәргән, Үзәк тә моңа кушылган. Һәм менә, “Мәгариф” милли проекты кысаларында, 2021 елның ноябрь аенда 5нче мәктәпнең укучылары автобуслы булды.

Фото: voshod.bashkortostan102.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: