Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 декабрь 2021, 12:03

Кызларыбыз - җиңүчеләр арасында!

Уфа дәүләт нефть-техник университеты студентлары Кәримә Әхтәмова белән Эльвина Нәбиева "Русия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының "Синең адым" ("Твой ход") беренче бөтенрусия конкурсының 200 җиңүчесе рәтенә керделәр.

Кызларыбыз - җиңүчеләр арасында!
Кызларыбыз - җиңүчеләр арасында!

Җиңүчеләр миллион сум күләмендә акчалата премиягә лаек булдылар. Студентлар ул акчаларны белем алуга, үз эшләрен ачуга яисә торак шартларына яхшыртуга юнәлтә алачак. Моннан тыш, аларның барысы да Русия буенча зур сәяхәткә китәчәк.
РФ президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко белдерүенчә, киләсе елдан алып Бөтенрусия студентлар форумы эшли башлаячак. Форумның беренчесе 2022 елның сентябрендә Казанда үткәреләчәк.
"Синең Адым"да катнашучыларның күпчелеге махсус призларга лаек булды. Шулай ук аларны Русиянең "Норильск никеле", "Росатом", "Русия тимер юллары", VK Русия технологик компанияләре кебек зур һәм абруйлы компанияләргә стажировкага чакырдылар.
"Синең Адым" Бөтенрусия студентлар конкурсы финалы 27 - 29 ноябрьдә "Сириус" мәдәният һәм фән паркында үтте. Аңарда илнең 76 төбәгеннән мең студент катнашты. Конкурс соңында алар киләчәк университетын проектладылар.
"Синең Адым" бөтенрусия студентлар конкурсы беренче тапкыр үткәрелде. Аны "Русия - мөмкинлекләр иле" җәмгыяте, Федераль яшьләр эшләре агентлыгы, РФ фән һәм югары белем бирү министрлыгы булышлыгындагы Студентлар клубының милли лигасы оештырды.
Әлеге бәйгедә катнашу өчен бөтен ил буенча югары белем бирү йортларыннан 560 мең студент гариза биргән.
Искә төшерик, ил президенты Владимир Путин указына ярашлы Русиядә дистәдән артык милли проектлар тормышка ашырыла. "Белем" дип аталган милли проект яшьләргә заманча алдынгы белем бирүне һәм аларга зур проектларга юл ачуны күзаллый.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: