Милли проектлар
1 Декабря 2021, 05:02

Нәни артистлар

Һәр балада сәләт була. Аны ача гына белергә кирәк.

https://askino.bashkortostan.ruhttps://askino.bashkortostan.ru
https://askino.bashkortostan.ru

Гадәттә, балалар сабый чакта музыка уен коралларына тартыла. Аларны тотып, аларда уйнап карыйсылар килә. Шуңа балалар бакчаларында җырлы-моңлы уеннарга өстенлек бирелә.

Шушы көннәрдә Аскын районының Кашка авылындагы “Акбузат” балалар бакчасында тәрбиячеләр башкорт милли уен кораллары белән таныштыру буенча ачык дәрес үткәрде. Чын уен коралларын тотып караган сабыйларның күзләре янды. Алар өчен милли моңнар ишетү дә – үез бер сихри дөнья булды.

Әйтергә кирәк, бүгенге заманда уен коралларын сатып алу өчен шактый чыгымнар таләп ителә. Чөнки алар очсыз тормый. Бу уңайдан ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проектының ярдәме зур. “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында мәгариф оешмаларына музыка уен кораллары сатып алына.

Аскын районында да әлеге программа белән файдаланалар. Мәктәп һәм балалар бакчалары заманча корылмалар белән җиһазландырылган. Балаларга үз сәләтләрен ачу өчен мөмкинлекләр булдырылган.  

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас