Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 ноябрь 2021, 00:35

Хәзер Салаватта да

Әлегә алар 5 шәһәрдә бар иде.

culture.ru
Фото:culture.ru

Салаватта якын арада Эшкуарларга ярдәм күрсәтү үзәге барлыкка киләчәк, дип хәбәр итәләр муниципалитетның матбугат хезмәтендә.

Әле үзәк урнашачак бинада ремонт тәмамланып килә. Алар графиктан алдан бара.

“Салаваттагы “Минем бизнес” үзәге  республиканың Кече һәм урта эшкуарлык үсеше буенча агентлыкның структура подразделениесе кебек  эшләячәк.  Эшкуарлар белән эшне бердәм тәрәзә принцибы буенча оештырмакчылар. Яңа эш башлаган һәм тәҗрибәле эшкуарлар ярдәм күрсәтү сораулары буенча консультацияләр ала, өстәмә белем курслары үтә, югары сорауга ия өлкә сайлый,  исәп ача алачак”, – диләр Салават шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәтендә.

“Минем бизнес” үзәкләре Уфа, Нефтекама, Күмертау, Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләрендә уңышлы эшләп килә.

Әлеге үзәкләр төбәктә Владимир Путинның “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү”   милли проекты кысаларында ачыла.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: