Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 ноябрь 2021, 00:31

Барлыгы – 100 машина!

Бик зур сан бит бу.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

2021 ел башыннан сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы  буенча  республикага 23 ашыгыч ярдәм автомобиле һәм медперсоналны йөртер өчен 77 җиңел машина кайтарылды. Бу хакта БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Шундый автомобильләрнең берсе шушы көннәрдә Акьяр үзәк район дәваханәсенә кайтты.

“Машина табиблар һәм пациентлар өчен санитар транспорт ролен үтиячәк. Пациентларны медицина оешмаларына илтү, медицина хезмәткәрләрен авыруларның яшәгән урыннарына, шулай ук дарулар һәм тикшеренү өчен биологик материалларны илтеп тапшыру максатында кулланылачак ул”, – дип аңлаталар ведомствода.

Беренчел медик-санитар ярдәм системасының үсеше – “Сәламәтлек саклау” милли проектының төп юнәлешләренең берсе.

Владимир Путин булдырган милли проектларны гамәлгә ашыру 2019 елда башланды.

Чыганак: bashinorm.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: