

"Хөкүмәтнең күчмә утырышлары традицияләрен дәвам итәбез. Башкортстан Башлыгы йөкләмәсе буенча бүген Белокатай районына бардык. Белокатай районы – республикада ерак урнашкан районнарның берсе. Шуңа ул еш кына үзәк игътибарыннан читтә кала. Нәтиҗә буларак, күп күрсәткечләр буенча муниципалитет калыша, әле дә республика рейтингының соңгы унлыгына керә.
Берничә объектны барып күрдем, кайда нинди проблемалар бар икәнлеген тикшердем. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә пар һәм гидроизоляция булмау сәбәпле агач конструкцияләр җимерелгән. Балаларга монда шөгыльләнергә хәвефле. Искесе урынында алдагы елга заманча спорт комплексы төзергә дигән карарга килдек. Анда тренажёр залы, көрәш залы, хоккей коробкасы һәм баскетбол мәйданчыгы булачак. Халык бассейн да сорый. Аны 2024 елга төзербез дип торабыз. Урындагы поликлиникага да кереп чыктым. Ремонт эшләре барышын тикшерер өчен. Аны сентябрьдә башлаганнар иде. Бүген эшләрне тизләтергә һәм Яңа елга төгәлләргә дигән йөкләмә бирдем. Медперсонал яңа мебель сорады. Булган җиһазлары таушалган, 30 еллап яңартылмаган. Әлбәттә, бу эш түгел, шуңа бу максатларга өстәмә чыганаклар бүлергә вәгъдә бирдем", - дигән ул.
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбен "Демография" милли проектына ярашлы төзү планлаштырыла.