Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 ноябрь 2021, 12:04

Юллар хәвефсез булсын өчен

   Салават шәрендә юл хәрәкәте хәвефсезлеген булдыру максатында күп эшләр башкарыла.

Юллар хәвефсез булсын өчен
Юллар хәвефсез булсын өчен

   Салават шәрендә юл хәрәкәте хәвефсезлеген булдыру максатында күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Чапаев һәм Төзүчеләр урамнары киселешендә иске светофор объектын яңасына алыштырганнар.

   Бу юл чатында хәрәкәт зурлардан исәпләнә, аеруча иртәле-кичле транспорт агымы көчле була. Шуңа да бүген биредә вакытны кирегә саный торган светофор урнаштыру водительләргә дә, җәяүлеләргә дә бик уңайлы булачак. Ул шулай ук тавыш сигналы белән дә җиһазландырылган, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле булганнар өчен бу аеруча мөһим.

   Әйткәндәй, шәһәрдә юл челтәрен яңарту моның белән генә чикләнми: агымдагы елда халык үтенече буенча Губкин һәм Калинин урамнарындагы юл киселеше үзгәртеп эшләнгән һәм анда яңа светофор куелган. Ел ахырына кадәр шәһәрдә тагын да ике светофор урнаштырылачак.

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: