Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 ноябрь 2021, 08:00

“Матурлык – искиткеч көч!”

Дүртөйлеләрне нинди яңалык көтә?

“Матурлык – искиткеч көч!”
“Матурлык – искиткеч көч!”

“Матурлык – искиткеч көч!” дип саный Дүртөйледә яшәүче Ирина Хәбибова. Ул үзенең шәһәрендә косметология кабинеты ачарга ниятли.

“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына булышлык итү” милли проекты кысаларында Дүртөйле районында чираттагы эшкуарлык сәгате үткәрелгән.

Анда шәхси косметология кабинеты ачу проекты тикшерелгән.

“Мин әлеге өлкәдә шактый тәҗрибә тупладым, шуңа күрә үз эшемне ачарга булдым. Бина арендалап, аңа косметик ремонт эшләп, җиһаз сатып ала башладым. Кирәкле корылмалар да аларга ниятлим, әмма моның өчен өстәмә матди ярдәм кирәк”, – ди Ирина Хәбибова.

Алга таба аз керемле кеше буларак ул шәхси эшчәнлеккә адреслы социаль ярдәм күрсәтергә социаль контракт төзү өчен бизнес-планнарны тикшерү комиссиясенең утырышда катнашачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: