Милли проектлар
26 Ноября 2021, 04:35

Тагы 12гә арта

Нуриман районында яңа фотовидеокүзәтү комплекслары урнаштыру күзаллана.

Тагы 12гә артаТагы 12гә арта
Тагы 12гә арта

Ел ахырына кадәр «Ростелеком» компаниясе «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Нуриман районының төбәк һәм урындагы юллары участокларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны фотовидеофиксацияләү буенча 12 стационар комплекс урнаштырачак.

2019 елдан бирле Нурман районы территориясендә 9 фотовидеофиксация камерасы эшли инде. Ә хәзер аларны Павловка һәм Красная Горка, Чандар һәм Яман-Порт авылларында, шулай ук Уфа - Иглин-Красная Горка – Павловка автомобиль трассасы буенда урнаштырачаклар.

Нуриман районы хакимияте башлыгы Вилдан Ситдыйков фотовидеофиксация камераларын урнаштыру юллардагы хәлгә уңай йогынты ясаячак, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм юл-транспорт һәлакәтләренең санын киметәчәк, дип ышана. Аның сүзләренә караганда, болар барысы да җирле халыкның һәм район кунакларының сәламәтлеген һәм тормышын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

 Башкортстан Республикасы Транспорт министрлыгы белгечлере, юл хәрәкәте кагыйдәләрен фотовидеофиксацияләү комплексларын урнаштыру проектын тормышка ашыру аркасында, республикада юл авариялере нәтиҗәсендә улемне киметеп булачак, дип ышана. Биредә проектның юллардагы аварияләр концентрациясе урыннарын киметүне күздә тотуы да мөһим.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас