

Урам тренажерлары булган яңа спорт мәйданчыгы Башкортстанның Әлшәй районы Ким авылында «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә барлыкка килде.
Спорт комплексы барлык төркем мускулларга тулы көч бирә торган ун тренажердан тора: «Ишү», «Күбәләк», «Ике чаңгы», «Гиперэкстензия», «Эллиптик», «Степ + Твистер» һәм башкалар. Шуңа күрә спорт мәйданчыгында тренажерлар белән бер үк вакытта ун кеше шөгыльләнә ала.
«Район хакимияте Әлшәй районын сәламәт яшәү рәвеше территориясе итәргә тырыша һәм районда спорт инфраструктурасын ныгыту, массакүләм спортны үстерү өчен барлык кирәкле шартлар тудыру буенча планлы эш алып барылсын өчен бөтен көчен куя», — дип билгеләп үтте район хакимиятенең спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Динар Әхмәдрисламов.
Спорт мәйданчыгы спорт белән шөгыльләнү өчен генә түгел, ә халыкны “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-сәламәтләндерү комплексы өчен тест үткәрүгә дә билгеләнгән.