

Бакалының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары дистанцион укыту һәм көзге каникуллар вакытында дистанцион рәвештә дәресләр үткәрде. Укучылар онлайн рәвештә спорт белән шөгыльләнделәр, төрле мессенджерлар ярдәмендә өйләрендә күнегүләр ясадылар.
Дистанцион укыту вакытында мәктәп спортчылары арасында ГТО буенча онлайн-ярышлар узды. Ул программага дүрт төрле күнегүне кергән иде, балалар өйдә барлык күнегүләрне дә башкарып, видега төшереп, баш судьяга җибәрделәр.
Ярыш нәтиҗәсе буенча, беренче баскыч- 6-8 яшьлек, икенче - 9-10, өченче - 11-12, дүртенче - 13-15, бишенче - 15-16 яшьлек спортчылар. Дистанцион укыту вакытында тренерлар укучыларын спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә тырыштылар. Әлеге ярышлар балаларны физик күнегүләр белән шөгыльләнергә этәрде. Барлык спорт чаралары «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының «Демография»милли проекты кысаларында үткәрелә. Бу программа ил башлыгы Владимир Путинның май указы буенча барлыкка килгән иде. ГТО тестлау үзәге җитәкчесе Сергей Сякаев сүзләренә караганда, мондый чаралар киләчәктә дә, мөмкин булганча, көн үткәреләчәк.