

"Без төбәкнең социаль өлкә учреждениеләре автопаркларын даими яңартып торабыз. Моңа шәһәр җәмәгать транспорты, мәктәп автобуслары, ашыгыч ярдәм машиналары һәм башка техника, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. - Без бүген тапшырган ашыгыч ярдәм автомобильләре халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә ярдәм булачак."
10 машинаны федераль бюджет акчасына сатып алганнар. УАЗлар чыдам һәм тиз ватылмыйлар, шуңа күрә алар көйсезләнмичә озак еллар хезмәт итәчәк. Яңа техника Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама, Сибай шәһәр хастаханәләре, шулай ук Дәүләкән, Белорет, Мәсәгуть, Нуриман, Благовещенск һәм Бөре үзәк район хастаханәләренең санитар автотранспорты автопаркларын тулыландырды.
Медицина машиналары автопаркы яңартылуы ил башлыгы Владимир Путинның май указлары белән барлыкка килгән "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында мөмкин булды.