Киләсе елда республикада 44 фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Ведомствода әйтүенчә, беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү – ил башлыгы Владимир Путинның май указлары белән барлыкка килгән «Сәламәтлек саклау»милли проектының төп юнәлеше. Ул фельдшер-акушерлык пунктлары һәм мобиль медицина комплекслары төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшерүләрен оештыруны күз уңында тота.
Поликлиникаларның ресурс базасын ныгыту өчен 2021-2025 елларда яңа объектлар төзү, шулай ук гамәлдәге объектларны реконструкцияләү һәм ремонтлау планлаштырыла. Программа Башкортстанда 490 сәламәтлек саклау объекты, шул исәптән поликлиникалар, участок хастаханәләре, гомуми практика табибы офислары, табиб амбулаторияләре, үзәк район хастаханәләре һәм фельдшер-акушерлык пунктлары төзүне күздә тота. Әйтик, ел ахырына кадәр республиканың Дүртөйле районында өч модульле фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк.