

Әбҗәлил районында яңа фельдшер-акушер пункты төзелеп бетеп килә.
Ел азагына кадәр быел анда тагын ике яңа ФАП урнаштырачаклар.
“Беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтүне модернизацияләү” программасы кысаларында Яңа Балапан авылы да модульле фельдшер-акушер пункты белән җиһазландырылачак. Авылдагы пункт 1979 елда төзелгән булган һәм 40 ел халыкка хезмәт иткәннән соң санитар-гигиена таләпләренә җавап бирми башлаган.
– Яңа ФАПлар заманча таләпләргә җавап бирә, кирәкле медицина ярдәмен алыр өчен уңайлы шартлар тудырылган, - дип билгели Аскар үзәк хастаханәсенең баш табибы Илгиз Килдияров.
Яңа ФАП авылда 300 кешене хезмәтләндерәчәк, алар исәбендә 105 бала, 63 пенсионер һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән 7 кеше бар.
Чыганак: Министерство здравоохранения Республики Башкортостан