

Үсмерләргә моны вакытында аңлатырга кирәк.
Бәләбәй районы Үзәк мәдәният йортында “Детки в клетке” спектакле премьерасы булды.
"Паяц"(җитәкчесе һәм режиссеры Ләйлә Воронова) эстрада миниатюра халык театры тамашачы хөкеменә бик үзенчәлекле әсәр алып чыккан. В. Железниковның «Чучело» повесте буенча Т. Раздорожнаяның инценировкасын сәхнәләштергән алар. Актерлар үсмерләр арасында яшәп килүче бик үк гади булмаган мөнәсәбәтләрне оста чагылдырган.
Төп героиня Лена Бессольцева якты күңелле, барысына да ачык кыз. Әмма яңа мәктәп коллективында аңа зур сынаулар узарга туры килә. Шуңа карамастан, кыз сыйныфташлары әзерләгән сынауларны уңышлы җиңеп чыга, үзенең “Мин”ен югалтмый. Кешеләр төрле булганга күрә инде ул тормыш матур һәм үзенчәлекле. Кешеләр йөзләре белән дә, холкы белән дә төрле була. Лена исемле бу кыз да бөтен җәмгыятькә мөрәҗәгать итә, шулай ул гаделлекне тергезә, ахырда аны иптәшләре дә аңлый, бактың исә, бөтенесенә дә охшарга тырышырга түгел, үзең булып калырга кирәк.
Спектакль В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында үтте. Мәдәният йорты директор Олег Данилин белдерүенчә, «Пушкин карта»сы ярдәмендә укучылар һәм студентлар ике спектакль карый алганнар.