Милли проектлар
23 ноябрь 2021, 05:52

Табигатьне саклау өчен зур акчалар кирәк

Нефть җитештерү компаниясе моңа акча бүлгән.

Табигатьне саклау өчен зур акчалар кирәкТабигатьне саклау өчен зур акчалар кирәк
Табигатьне саклау өчен зур акчалар кирәк

Нефть җитештерү компаниясе моңа акча бүлгән.

 

Башкортстанның иң эре нефть компаниясе табигатьне саклау проектларын гамәлгә ашыру өчен 4,2 млрд  сумнан артык акча бүлгән.

«Роснефть» составына керүче «Башнефть» компаниясе быел тугыз ай эчендә “Яшел инвестицияләр” һәм табигатьне саклауга юнәлтелгән чараларга шундый зур акчалар салган.

Компания берничә эре күләмле экологик программа буенча эшли. Агымдагы елның 3 кварталы нәтиҗәләре буенча атмосферага начар йогынты ясауны 11% киметкән. Моңа биредә җитештерүне модернизацияләү һәм табигатьне саклау мероприятияләре нәтиҗәсендә ирешкәннәр. Табигатькә саксыз караш нәтиҗәсендә экологиягә зур зыян килде, ул безнең яшәештә үзенең тискәре нәтиҗәләре белән чагылыш тапты. Бүген шул хаталарны төзәтү буенча чаралар күрелә башлады. Чаралар “Эколоргия” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.

 

 

Табигатьне саклау өчен зур акчалар кирәк
Табигатьне саклау өчен зур акчалар кирәк
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас