Милли проектлар
22 ноябрь 2021, 01:02

Үз һөнәре осталарын билгеләделәр

"Ровесник" предприятиесендә "Һөнәр кадрда" муниципаль акциясендә җиңүчеләр бүләкләнде.

Үз һөнәре осталарын билгеләделәрҮз һөнәре осталарын билгеләделәр
Үз һөнәре осталарын билгеләделәр

Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән "Мәгариф" милли проектының “Социаль эшчәнлек” программасын тормышка ашыру кысаларында 2021 елның 13 сентябреннән 22 октябренә кадәр "Һөнәр кадрда" муниципаль акциясе үткәрелде.

Акциядә 100 дән артык кеше катнашкан. Акция барышында төрле эшләр тәкъдим ителде. “Һөнәр белән илхамлану” номинациясендә Жиляева Светлана җиңүче дип табылды. "Минем һөнәрем - минем киләчәгем" номинациясендә Бәләбәй медицина колледжы студенты Сергей Божко иң остасы булды. "Яшьләр остазы" номинациясендә педагог Ольга Белова беренче урынны алды.

Чыганак: Бәләбәй районы хакимияте

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас