Милли проектлар
20 ноябрь 2021, 06:30

Студентлар өчен дә “Зур тәнәфес” бар

Аның үзенчәлеге нәрсәдә?

19 ноябрьдә Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Президентның Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров “Зур тәнәфес” Бөтенрусия бәйгесе финалының ябылу тантанасында катнашты. Урта һөнәри белем бирү учреждениелары студентлары өчен оештырылган чара Түбәнге Новгородта үтте.

Сергей Кириенко финалга чыгучыларны котлады. “Сез – инде җиңүчеләр, чөнки студентлар өчен оештырылган беренче “Зур тәнәфес”тә катнашучы 410 меңнән артык егет-кыз арасында үзегезне иң яхшылары дип таныттыгыз”, – диде ул.

Аның әйтүенчә, алдагы елда бәйгенең төп призы – 1 миллион сум –өчен колледжларның чыгарылыш курс студентлары да көч сынаша алачак. Шулай ук җиңүчеләр вузга керү өчен өстәмә баллар да җыя алачак. Әлегә бу мөмкилек 11 сыйныф укучыларына гына бирелә.

Быел бәйгенең финалына 2-4 курсларда укучы 600 студент чыккан. Финалда аларга төрле юнәлешләр буенча биремнәр башкарырга һәм җәмәгать тормышын яхшыртуга юнәлтелгән проектлар әзерләргә кирәк булды.

Әйткәндәй, “Зур тәнәфес” бәйгесе “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас