

Хәйбулла районында “Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыру кысаларында модульле фельдшер-акушер пунктларын кору дәвам итә.
Әле ФАП урнаштыру Әдил авылында бара. Анда бүгенге көндә 130 кеше яши. Чиратта –Федоровка, Акназар һәм Макан авылларында модульле конструкцияләрне урнаштыру эшләре. Һәр модульле ФАПның бәясе – 3,2 миллион сум.
Тыштагы инженер-коммуникация челтәрләрен сузу, төзекләндерү һәм территорияне уратып алу эшләрен муниципалитет һәм авыл биләмәләре иңенә йөкләтелә.
Владимир Путин булдырган милли проектларны гамәлгә ашыру 2019 елда башланды.
Чыганак: bashinform.ru