

“Мәдәният” милли проекты кысаларында Федоровка район мәдәният йортын реконструкциялиләр. Бу хакта муниципалитетта хәбәр итәләр.
Ремонт эшләре 3 елга сузылачак. Моңа 160 миллионнан артык акчалар юнәлтмәкчеләр. Шуларның 41 миллионы 2021 елда үзләштереләчәк.
Әлеге вакытта Федоровка район мәдәният йорты коллективы вакытлыча Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге бинасында урнашкан.
“Модернизациядән соң мәдәният учагы танымаслык булып үзгәрәчәк. 370 урынга тәгаенләнгән концертлар залына да ремонт ясалачак. Бинаның тышкы стеналары һәм түбәсен дә алыштырачаклар. Эчке һәм тышкы инженер челтәрләрен яңартачаклар. Заманча сәхнә, яктылык, тавыш һәм технология корылмалары сатып алыначак. Клублар эше өчен тәгаенләнгән кабинетлар җиһазландырылачак”, – ди Федоровка районы хакимияте хезмәткәре Лилия Исәнгулова.
Чыганак: bashinform.ru