

Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча республикада 2,35 миллион кв.м. торак кулланышка кертелгән.
Торак төзеп тапшыру күләме буенча Башкортстан Идел буе федераль округында лидер: агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча республикада 2,35 миллион кв.м. торак кулланышка кертелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 22,1 процентка күбрәк.
Статистика биргән мәгълүматларга караганда, 1,26 миллион кв.м. торак төбәктә шәхси төзүчеләр тарафыннан сафка кертелгән, бу да узган елдагы белән чагыштырганда, 20 процентка күбрәк.
“Торак һәм шәһәр мохите” милли проектына ярашлы, 2024 елга кадәр республика ел саен 2,950 миллион кв.м. ны сафка кертергә планлаштыра, ә 2030 елга – 4 миллион кв.м.дан да ким түгел. Моңа ташламалы гаилә ипотекасының 2023 ел ахырына кадәр озайтылуы да ярдәмгә киләчәк.