

Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында “Беренчел медицина-шифаханә ярдәме күрсәтү системасын үстерү” төбәк проекты республикабызда уңышлы эшләп килә.
Проект кысаларында Гафури районының Буруновка авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын урнаштыру буенча монтажлау эшләре башланган. Ул “Оренбургский Профметалл” махсуслаштырылган предприятиесе тарафыннан төзелгән.
Модульле фельдшер-акушерлык пункты салкын һәм кайнар суүткәргечкә, җылыту һәм вентиляция системасына, мөһим медицина корылмаларына ия булачак. Тиздән халык уңайлы шартларда медицина ярдәме ала башлаячак.
“Сәламәтлек” милли проектының төп максатларының берсе – урыннарда беренчел медицина-шифаханә ярдәме күрсәтү системасын үстерү. Ул ФАПлар һәм мобиль медицина комплекслары төзү һәм шулай ук ел саен искәртү медицина тикшерүләрен үткәрү эшен оештыруны да үз эченә ала.