Милли проектлар
17 ноябрь 2021, 06:23

Акчалар бүленә, юллар яхшыра

2021 елда Башкортстанда юллар һәм күперләр төзү өчен Русия казнасыннан 8 миллиард 781 миллион сум акча бүленгән.

Акчалар бүленә, юллар яхшыраАкчалар бүленә, юллар яхшыра
Акчалар бүленә, юллар яхшыра

2021 елда Башкортстанда юллар һәм күперләр төзү өчен Русия казнасыннан 8 миллиард 781 миллион сум акча бүленгән.

   Бу атнада Мәскәүдә зур чара – “Русия транспорты” ХV халыкара форумы уза. Аның эшендә Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе дә катнаша. Бу чарада транспорт үсешенә, юл төзелешенә кагылышлы мөһим мәсъәләләр турында сөйләшенде.

   Соңгы елларда юлларга игътибар нык артты. "Хәвефсез юллар" милли проектын тормышка ашыру буенча зур эшләр алып барыла. Быел яңа юллар төзүгә Башкортстанга 8 миллиард 781 миллион сум күләмендә акча бүленде.

   Алдагы елларга да планнар зурдан. “Транспорт атналыгы”нда фикер алышачак 7 теманы атады республика Башлыгы.

   *Беренчесе, Уфадан “Көнчыгыш чыгу юлы” проектын тәмамлау. Аның кысаларында тоннельләр, күперләр һәм “Волга” М7 һәм “Урал” М5 трассаларын тоташтыручы эстакадалар төзү бара. Эшләр ике елдан тәмамланыр дип көтелә.

   *Икенче проект – 2030 елга Уфа тимер юл кулчасын сафка кертү. Ул елына 6,5 миллион пассажир ташыр дип планлаштырыла.

   *Тимер юл вокзалының “Уфа” станциясендә реконструкциянең беренче этабын тәмамланды. 2024 елга икенчесен тәмамлау көтелә.

  *Дүртенче проект – “Сибай – Подольск – Сара” тимер юл тармагын төзү. Ул Уралны Түбән Идел һәм Кавказ, шулай ук Казахстан, Урта Азия һәм Кытай белән турыдан-туры тоташтырачак.

   *Бишенче проект итеп Башкортстан властьләре Агыйдел аша Уфаның Интернациональная урамына алып чыгучы күпер проектын тәкъдим итә.  Аның озынлыгы 6 чакрым тәшкил итәр һәм шәһәрнең төньяк сәнәгать өлешен М5 һәм М7 федераль трассалар белән тоташтырыр дип көтелә.

  *Алтынчы проект – 2022 елда “Бөре – Тастүбә – Сатка” юлын төзеп бетерү. Ул республиканың төньяк районнарын тоташтырачак һәм Свердловск ,Чиләбе өлкәләренә алып чыгачак.

   *Алтынчы мәсьәлә сыйфатында Радий Хәбиров гражданнар авиациясен үстерүне атады.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас