

"Туризм" һәм “Демография” милли проектлары кысаларында эшләгән "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" төбәк проекты ярдәмендә ике ел эчендә 3600 пенсионер бушлай Башкортстанның төрле туристик маршрутлары буенча үткән.
Әлеге социаль проект былтыр башланды. Аның өчен 5 млн сум акча бүленгән. Хаклы ялда булган актив пенсионерлар Уфа, Сибай, Бөре шәһәрләрендә, “Янгантау”, “Торатау” геопаркларында һ.б. җирләрдә экскурсияләрдә булган.
БР Туризм буенча дәүләт комитетында проект киләчәктә дә дәвам итәчәк диләр. Анда катнашучылар алда да матур ял итә, республиканың төрле истәлекле урыннары белән таныша алачак. Бер яисә ике көнлек сәяхәттә 60 яшьтән өлкәнрәк ирләр һәм 55 яшьне үткән хатын-кызлар елына бер тапкыр катнаша ала.
Моның өчен https://долголетие.соцтуризмрб.рф/ сайтында теркәлергә һәм үзегезгә ошаган турны сайлап алырга кирәк.