Милли проектлар
16 ноябрь 2021, 03:00

"Русия турында кызыклы яңалыклар беләсең"

Диктантта “Юнармия”нең җирле бүлекчәсе вәкилләре актив катнашкан.

"Русия турында кызыклы яңалыклар беләсең""Русия турында кызыклы яңалыклар беләсең"
"Русия турында кызыклы яңалыклар беләсең"

14 ноябрьдә “Мәгариф” милли проекты һәм “Һәр баланың уңышы”, “Гражданнарның патриотик тәрбиясе” төбәк проектларын тормышка ашыру максатында Межгорье мәгариф учреждениеләреннән 362 укучы һәм 35 педагог Русия география җәмгыяте тарафыннан оештырылган  “Географик диктант-2021” халыкара акциядә катнашкан.

Диктантта “Юнармия”нең җирле бүлекчәсе вәкилләре актив катнашкан. Алар тест эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, сыйныфташларына һәм әти-әниләренә үрнәк күрсәткән.  Барлык катнашучыларга офлайн форматта географик диктант эшләү хакында сертификатлар тапшырылган.

–Диктант сораулары катлаулы, әмма кызыклы. Үз илең трында бик күп кызыклы мәгълүмат белеп була. Бу сорауларга җавапларны белү география дәресендә генә түгел, тарих, биология дәресләрендә дә кирәк булачак. Шуңа күрә бик файдалы һәм фәһемле чара дип саныйм. Эше зур түгел. Әмма аны эшләп, син үз белемеңне тикшерә аласың, үз илең турында белемең арта, Русия турында кызыклы яңалыклар беләсең,  – диләр диктантта катнашучылар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас