

“Урта һәм кече эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына булышлык итү” милли проекты кысаларында Яңавыл районы хакимияте атна саен “Эшкуарлык сәгате” үткәрә. Шуларның берсендә Яна Мөгаллимованың проекты тикшерелгән. Ул Яңавыл халкына талантлы логопед буларак яхшы таныш. Ханым үз шәһәрендә “Интеллект һәм сөйләм үсеше академиясе” дип аталган өстәмә белем бирү үзәге ачарга тели.
“Эшкуарлык сәгатендә” ул үзен кызыксындырган барлык сорауларны да әйткән. Алар матди ярдәм, муниципаль милекне арендалау һәм аны үзгәртеп эшләүгә кагылган.
Район хакимияте башлыгы Илшат Вәгыйзов проектны хуплаган.
–Картәти булгач кына балаларның сөйләмен төзәтү өлкәсендә белгечләрнең никадәрле кирәклеген аңладым. Әлеге эшчәнлек бик кирәк һәм аңа сорау күп булачак. Шуңа күрә ярдәм итәргә кирәк, –дигән җитәкче. Һәм тиешле органнарга бу эшне контрольгә алырга кушкан.