

Ел ахырына якынлаша. Ә башкарыласы эшләр күп әле. Кушнаренко районында бу ел ахырына кадәр өч модульле фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылырга тиеш. Мәмәк авылында яңа ФАПны урнаштыру буенча монтаж эшләре бара.
«Биредә 346 кешегә, шул исәптән 73 балага хезмәт күрсәтеләчәк, – ди Кушнаренко үзәк район дәваханәсе баш табибы Илдар Бакаев. ФАПта югары категорияле фельдшер, «Авыл фельдшеры» программасында катнашучы Минзәлә Муллагилдина эшләячәк.
ФАПлар ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен җиһазларның һәм медикаментларның тулы комплекты белән җиһазландырыла. Мәмәктән тыш, Солтанай һәм Якуп авылларында да модульле конструкцияләрне монтажлау эшләре башкарылачак.
«Сәламәтлек саклау» милли проектының төп юнәлешләренең берсе – беренчел медик-санитар ярдәм системасын үстерү. Ул фельдшер-акушерлык пунктлары һәм мобиль медицина комплекслары төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшерүләрен оештыруны күздә тота.