

Русия Финанслар министрлыгы кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең яңа механизмын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итте.
Компанияләр программа белән тәэмин итүне лицензия бәясеннән 50%ка арзанрак сатып ала алачак. Ярдәм чарасы ил президенты Владимир Путинның «Русия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.
- Әлеге ярдәм чарасы ике бурычны нәтиҗәле хәл итәчәк. Беренчесе - кече һәм урта эшкуарлыкка программа продуктларын сатып алганда акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк. Икенчесе - эшкуарларга ярдәм, – дип билгеләп үтте БР дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры урынбасары Рәсүл Таипов.
2021 елда моның өчен 1 миллиард сум бүленгән.
Фото: mybusiness65.ru